Рената Тей: «Иремнең кулын саклап калу өчен 3 операция ясадылар»

Җырчы Рената Тейның хәлләрен сораштык. Ул беркайчанда зарланмый. Тырыша-тырмаша, тормышын алып бару өчен бар көчен куя.

Улы да зур егет булган инде. 5 нче сыйныфта укый, ди.
– Ирем май аеннан июльгә кадәр дәвалану узды. Аңа квота буенча терсәк сөяген алыштырганнар иде. Әмма ул сөяк ялганмады. Үлекләде. Аннары сул кулының сөяген бераз кисәргә туры килде. Кулын саклап калыр өчен табиблар 3 операция ясады. Хәзер сул кулы беразга кечерәйде инде. Иремә Илизаров аппараты куйдылар. Әлегә бернинди тернәкләндерү дә ярамый, – ди Рената. – Иҗатымны да онытмыйм. Яңа җырлар яздырам. Сәхнә киемнәре тектерәм. Концертларда чыгыш ясарга җыенам. Кешеләргә вокал дәресләре бирәм. Җырларга теләүчеләр күп. 5 яшьлек балалар да, өлкәннәр дә килә. Аллага шөкер, көннән-көн язылучылар артып тора. Эшем күп. Шуның белән онытылам да инде мин. Хәлебезне сораган һәркемгә рәхмәт!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122972/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле