92 яшьлек түтәсенә өйләнгән

Ир никахның фиктив булмавын һәм үзләренең «ир белән хатын кебек яшәүләрен» белдерә.

Узган ел ахырында Питерда ике бүлмәле фатиры булган 92 яшьлек карчык вафат булган. Закон буенча милекне аның туганнарының өч улы мирас итеп алырга тиеш була, хатынның якын туганы булмаган. Әмма тиешле вакыттан соң туганнары мирас хокукын белдергәч, бөтен мөлкәтнең бер кешегә генә эләгәчәге ачыкланган. Үләр алдыннан 92 яшьлек карчык кияүгә чыга, ә кияү мәрхүмәнең 61 яшьлек пләмәше булып чыга.

Мирассыз калган туганнар «яшь кияү»не судка бирергә карар итә. Алар никахны фиктив дип тануга ирешергә яки туганының намуссыз эш иткәнен, ягъни лаексыз варис булуын исбатларга тырышырга ниятли. Билгеле булганча, күптән түгел генә ир-ат рәсми рәвештә балаларының әнисенә өйләнгән булган. Туганнары хәзер судьяны, рәсми аерылышуга һәм олы яшьтәге түтәсе белән мөнәсәбәтләрен теркәүгә карамастан, элекке хатыны белән бергә яшәвен дәвам иткәненә ышандырырга тели.  

Үз чиратында, «везучий» варис бернинди дә шәхси кызыксынуы булмавына ышандыра. Аның сүзләренчә, ул берничә ел түтәсен караган, көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм иткән, ә ниндидер бер вакытта туй ярдәмендә аны «кара риелторлардан» якларга карар иткән, алар, имеш, карт хатын белән кызыксына башлаган. Шулай ук тол калган ир журналистларга аларның никахы фиктив булмавын һәм «ир белән хатын кебек яшәгәннәрен» белдерә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-13/92-yashlek-t-t-sen-yl-ng-n-3433918

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле