«Башта үземне коткарырга тырышканнар, аннары — балаларны…»

Җырчы Динә Латыйпова бик авыр вакытларын искә ала.

Җырчы Динә Латыйпова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында игезәк кызлары туачагын белмәве һәм бик авырлык белән бала табуы турында сөйләде.

«Ул вакытта 2 бала буласын белмәдем. Авыл фельдшеры колагын куеп тыңлагач, «әллә ике йөрәк тибеше инде, әллә икене табасың инде» дип, беркадәр шаярган кебек кенә әйтте дә бетте… Беренче бала булгач, мин рәтен дә белмәгәнмен, эчем авырткан килеш йөрдем, ә анда инде хастаханәгә барырга кирәк булган. Ул вакытта меңгә бер кесарев кисеме ясаганнардыр. Минем хәлем авырайган, аңымны югалтканмын, бөерләрем эшләми башлаган. Башта үземне коткарырга тырышканнар, аннары – балаларны. Алар борылмаган да, аяк белән туганнар.

Балаларның туганын белмәдем. 2 көннән аңыма килдем. Миңа «кызларың бар икәнен белмисеңдер әле» диделәр… «лар» дигәннән генә мин 2 бала тапканымны белдем. Берсе 2200 грамм, икенчесе 1800 грамм булып туган. «Барысы да әйбәт», – дигәч, йоклап киттем.

Аннары «бер балаң авыр хәлдә, алай-болай булуы ихтимал» диделәр. Миңа тагын начар булып китте, тагын табибларның йөгерешкәнен генә хәтерлим. Бер кызның гемоглобины түбән булган икән, Рафаэльне чакыртып, әтисенең канын салдылар.

Бала тудыру бүлегендә балалар үзеңә эләкми дә бит инде, булышалар, карыйлар. Ә балалар белән ята торган бүлеккә күчергәч, балаларны китереп бирделәр, алар кечкенә, кычкырып елап җибәрдем, ашатырга сөтем дә юк. Шунда ятучы аналар балаларны имезеште. Бер хатынның ире белән Рафаэль танышлар иде, ул 9 айлык баласы белән ята иде, ул минем балаларны ашатты. Әле хастаханәдән чыккач та килеп ашатып йөрде. Аннары инде үземнең сөтем төште», – дип хатирәләре белән уртаклашты җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-16/bashta-zemne-kotkaryrga-tyryshkannar-annary-balalarny-3440583

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле