Салкын тигәнне дүрт ризык җиңәр

Диетолог бу файдалы ризыкларны алдан хәстәрләргә куша.

Йомырка, бал, морс һәм җиләк-җимеш компотлары салкын тиюдән терелүне тизләтергә ярдәм итәчәк. Бу хакта диетолог Михаил Гинзбург белдерде. Ул салкын тию вакытында кешегә сыйфатлы аксым, энергия һәм ялкынсынуга каршы матдәләр булган флавоноидлар кирәклеген искәртте.

Табиб бал тәкъдим итә. Аны аз күләмдә чәйгә өстәп эчәргә була. Шулай ук җиләк-җимеш морслары һәм компотлар эчәргә кирәк. Салкын тигәндә йомырканың да файдасы бар. Ул аксым һәм энергия бирә, ди Михаил Гинзбург.

Элегрәк диетолог ашкайнату системасының яхшы эшләве өчен кирәк булган өч төркем ризыкны атаган иде. Беренче чиратта бу —пробиотиклар. Алар гади әчегән сөттә, ряженкада һәм кефирда бар. Шулай ук пребиотиклар яки азык җепселләре кирәк. Алар икмәктә һәм солы боткасында күп. Фермент барлыкка китерүче ризыклар да мөһим. Михаил Гинзбург аларга тәмләткечләрне кертә. Алар үт суын чыгаруны һәм ашказаны сутын җитештерүне стимуллаштыру сәләтенә ия.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-09-15/salkyn-tig-nne-d-rt-rizyk-i-r-3439476

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле