Чигүче 76 яшьлек Ләйсәнә апа Гыйбадуллина: «Милли бизәкләргә ихтыяҗ арта бара»

Җидедә өйрәнгән җитмештә дә онытылмый. Әлмәт районының Сөләй авылында яшәүче 76 яшьлек Ләйсәнә апа Гыйбадуллина сөлге, яулык, алъяпкычлар чигә. Кул эшләрен яшь киленнәр дә сорый икән. Бер мендәр тышын чигәр өчен бер атна вакыт кирәк.

Ләйсәнәне чигәргә кечкенә чакта олы апасы өйрәткән. Фермада сыер сауганда, пешекче булып эшләгәндә, энә-җеп тотарга вакыты булмаган, билгеле. Пенсиягә чыккач, балачак шөгылен бик тиз искә төшергән.

Ләйсәнә апа җепләрне махсус сатып алмый. Төрле төстәге шәлләрне сүтеп чигә. Ни өчен дигәндә, чигешләре җетелеге белән аерылып тора. Ак тукымага бигрәк тә аккош, төрле чәчәк рәсемнәрен төшерергә ярата ул.

– Заказлар төрле. Балаларга яулык белән алъяпкычны парлап чигүемне дә сорыйлар. Кемгә нәрсә ошый бит. Барлыгы 200дән артык мендәр тышы чиккәнмендер. Бәяләр кыйммәт түгел. Үзара килешәбез, – ди Ләйсәнә апа Гыйбадуллина.

Әлеге шөгыльнең бернинди авырлыгын да күрми. Чигү эше күңеленә рәхәтлек бирә. Чиккәндә вакытның узуын да сизми икән. Сораучылар булганда, туктарга җыенмый әле.

– Татар халкының милли бизәкләренә ихтыяҗ арта бара. Менә шунысы сөендерә, – ди Ләйсәнә апа Гыйбадуллина.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122993/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле