«Ирем башка кешедән йөкле икәнемне белә…»

«Яңадан кавышу мөмкин түгел, икебезнең дә гаиләләребез бар».

“Булмас димә, дөнья бу” дигән заманда яшибез. Шулай килеп чыкты: беренче иремнән — кызым, икенчесеннән улым бар. Һәм ике иремне дә яратам, икесе дә миңа бик кадерле. Бу хакта алар үзләре дә белә.
Беренче ирем белән аерылышуыбызның сәбәбе – ул миңа эшендәге хезмәттәше белән хыянәт итте. Ике дә уйламыйча, өйдән куып чыгардым. Артымнан йөрүчеләр күп булды, тик араларыннан берсен генә үз иттем. Озакка сузмыйча өйләнештек, аннары улыбыз туды.
Беренче иреңнән дә кадерлесе юк, диләр. Тора-бара аны сагына башладым. Ул эшләгән бассейнга язылдым. Һәм шунда очраштык. Бассейнда йөзеп чыккан соң, каршыма килеп чыкты да, озак кына үбештек. Аннан бүлмәсенә алып кереп китте. Шул көннән хисләр кабат яңарды. Һәм мин… аннан балага уздым.
Беренче иремнән балага узуымны икенче иремә әйттем. Ул бу хәбәрне тыныч кына кабул итте һәм гаиләбезне саклап калды. Кайвакыт безгә беренче ирем килеп йөри, чөнки ул балабыз булачагын белә. Яңадан кавышу мөмкин түгел, икебезнең дә гаиләләребез бар. Әлегә менә шулай яшибез» дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-18/irem-bashka-keshed-n-y-kle-ik-nemne-bel-3442676

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле