Казаннан Антальяга очучы самолетта 17 яшьлек кыз үлгән

Казаннан Антальяга очучы самолет пассажиры вафат булган.

Самолет 17 сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 12.44 сәгатьтә Казаннан очып киткән. Һавада кинәт кенә бер пассажир – 17 яшьлек инвалид кыз үзен бик начар хис итә башлаган. Анда йөрәк өянәге башланып, йөрәге туктаган.
Самолеттагы ике табиб кызның йөрәгенә массаж ясаган, ясалма сулыш алдырган. Ләкин алар үсмерне үлем тырнагыннан йолып кала алмаган.
Нәтиҗәдә Төркия авиакомпаниясе лайнеры Казахстанның Уральск аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123094/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле