Татарстанда исерек ана 6 айлык баласының башын өстәлгә бәргән

Сабый Казанда реанимациядә ята.
Узган шимбәдә – 16 сентябрьдә Чаллыда 26 яшьлек ана 6 айлык баласын аздан гына үтермичә калган, дип яза “Челнинские известия”. Исерек ана 53нче комплекста урнашкан фатирында 6 айлык кызының башын өстәлгә китереп бәргән. Ире бу вакытта эштә булган.

Ире, эшеннән кайткач, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Баланы авыр хәлдә ( баш сөяге ярылган, баш мие селкенгән, бите тырналган) башта ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр, шуннан Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта сабый – табиблар күзәтүендә реанимация бүлегендә.

Хатын-кызны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр.
Әлеге коточкыч очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Закон буенча, вәхши анага 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123084/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле