Рөстәм Нәбиевларда зур бәйрәм

Аларны социаль челтәрләрдәге дуслары чын күңелдән котлый.

Нәбиевларның өлкән кызлары Софияга 6 яшь тулган.

«Рәхмәт, София. Тормышымдагы иң зур бәхет өчен рәхмәт, мине «әти» дип атаганың өчен. Син — минем кызым, һәм бу минем өчен иң зур бәхет. Рәхмәт сиңа, чөнки нәкъ менә син миңа бәхетнең һәм мәхәббәтнең ни икәнен дөньядагы башка кешеләргә караганда күбрәк аңлаттың.

Тормыштан ләззәт ал. Ашыкма. Мин көтәм.
Туган көнең белән!
Мин сине, минем принцессамны, Әминәне һәм әниеңне яратам», — дип язган Рөстәм кызын котлап.

Котлауларга кушылабыз. Сау-сәламәт, игелекле бала булып үссен. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-09-18/r-st-m-n-bievlarda-zur-b-yr-m-3442141

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле