Игорь Николаев авыр хәлдә

Аңа нәрсә булган?

 Әлеге вакытта Русиянең халык артисты — интенсив терапия палатасында. Дәваханәгә ятуның сәбәбе йөрәк белән проблемалар диелә. Журналистлар әйтүенчә, якын арада табиблар операцияне үткәрү турында карар кабул итәчәк.

Ел башында Николаев инфаркт шиге белән дәваханәгә эләккән булган. Аннан чыккач, ул үзенең хәле начарлануын раслады. Кайбер мәгълүмат чыганаклары шул вакытта ук Игорь Юрьевичның сәламәтлеге белән җитди проблемалар булуын һәм хәтта операция ясатканын белдерә.

Игорь Николаевның тизрәк савыгып чыгуын теләп калабыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-18/igor-nikolaev-avyr-h-ld-3442990

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле