«Хатынымның мине яратмавын белеп яшим»

«Безнең кебек гаиләләр күпме икән?»

«Хөрмәтле дуслар, әгәр дә сез тормыш иптәшегезне яратмасагыз, аңа моның турында әйтә алыр идегезме? Минем гаиләм дә күпләрнекенә охшаштыр. Хатыным белән 7 ел яшәдек, уртак балабыз бар. Хатыным үзе ир-егет кебек. Минем бер сүзгә 10 җавап бирә. Шулай 7 ел гаиләдә кем баш булуын билгели алмый яшәдек. Әмма хыянәт турында уйламадым да. Калганнарга караганда да күбрәк эшләдем, гаиләмә мохтаҗлык күрсәтәсем килмәде. Начар гадәтләрем дә юк, гаиләм һәрвакыт беренче урында булды.

Хатыныма әти-әнисе һәрвакыт акча белән ярдәм итте. Шул рәвешле алар минем хезмәтемне дә юкка чыгарды, хатыным алдында абруемны да бетерде. Бераздан хатыным социаль челтәрләргә фотоларын тезә башлады. Анда лайклар, аның белән сокланулар… Кыскасы, ул башка ир-егет табып, миннән китте.

1 айдан аны кибеттә очраттым. Барысы да яхшы кебек иде, шунда ул елап җибәрде. Янәсе, сагына, барысын да яңадан башларга әзер. Мин — горур кеше. Әмма хатыным миңа һава кебек җитми иде. Гафу иттем, янә кушылдык.

Берничә ай үтте, барысы да тынычланды кебек. Үзенең хыянәтендә мине гаепләде. Янәсе, мин аны ярата белмәгәнмен. Күзләрендә бушлык, миңа күтәрелеп тә карамый. Шалтыратып, телефонны алмый калган чаклары да күп.

Хәзер яхшы гына акча алып эшлим. Кредитларны да каплап бетердем. Ә ул миңа: «Хатының бурычта булганда рәхәт яшәп буламыни ул?» — ди. Кичә әнисе белән сөйләшкәнен ишеттем. Әби аннан: «Ни өчен яратмаган кеше белән яшисең?» — дип сорады. Соңрак мин дә аңа шушы сорауны бирдем. Ә ул миңа гаилә тормышының яратуга нигезләнмәгәнлеген әйтте.

Шуны беләсем килә: гаиләләрнең ничә проценты шулай яши икән? Мин бит үзем дә өйдә мине көтмәүләрен, көннең ничек үтүе белән кызыксынмауларын, назлы куллар белән кочаклап алмауларын белеп яшим», — дигән бер ир-егет социаль челтәрләрдә.

Ни дисәң дә, иң зур бәхет — яратып-яратылып, кемгәдер кирәк булып яшәүне аңлаудыр инде…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-19/hatynymny-mine-yaratmavyn-belep-yashim-3444854

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле