Татарстанда подъезд түбәсендә 14 яшьлек кызның мәете табылган

Кичә кичке 5ләр тирәсендә Чаллы шәһәре 20нче комплексында күп катлы йорт подъезды түбәсендә үсмер кызның мәетен тапканнар.

Үсмер “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче җан биргән.

Полиция һәм медикларны шушы йортта яшәүче бер ир-ат чакырткан. Аның әйтүенчә, бу вакытта фатирының тәрәзәсе ачык булган. Кинәт ул сәер генә тавыш ишетеп, сагаеп калган: тәрәзәдән караса, подъезд түбәсендә бер кызның ятуын күреп аздан гына хушын җуймаган.

Һәлак булган 14 яшьлек кыз башка комплекста яшәгән. Әлеге йортка ничек килеп эләгүе, фаҗиганең сәбәбе нәрсәгә бәйле булуы ачыклана.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123147/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле