«Ирем сыйныфташлар очрашуыннан үзгәреп кайтты…»

«Әллә юкка борчылам микән?..»

«Ирем белән яшь аермабыз 9 ел диярлек. Быел аларның сыйныфлары классташлар очрашуы үткәрде. Моңа кадәр андый җирләргә йөрмәгән ирем киенеп-ясанып китте.

Таң атканда гына кайтты. Күрше подъезддагы Фаил белән бергә укыган алар. Аның хатыны, ирем 11дә өйдә иде инде, ди. Минеке, кайда йөрдең шул кадәр, дигәч, сыйныфташ кызны озатып куйдым, сөйләшеп утырдык, ди.

Моңа кадәр телефонына пароль куйганы юк иде. Кичә карыйм, пароль куйган. Телефонда күп утыра башлады. Эшеннән дә соңга калып кайткалый. Ул сыйныфташы кияүдә түгел дип беләм, әллә шуның янына йөриме икән? Сорарга да куркам, тавыш чыгар. Сорамасам, үземне кимереп яшим», — дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Кайбер чакта инде барысын да аңласаң да, ышанасы килми… Сезнең дә шулай булганы бармы, дуслар?..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-21/irem-syynyftashlar-ochrashuynnan-zg-rep-kaytty-3447979

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле