Юрган астында ике кыз туганның мәетләре табылган

Сибайдагы фатирларның берсендә юрган астында ике өлкән яшьтәге хатын-кызларның мәетләре табылган. 15 сентябрь кичендә өлкән яшьтәге хатын-кыз апасына кунакка китә һәм өенә әйләнеп кайтмый.

Пенсионерның кызы һәм кияве дә аның кайтмавына борчылмый, чөнки әниләренең туганында кунып калган вакытлары моңа кадәр дә булгалаган.

Ләкин ике көннән соң да  әниләре кайтмау һәм телефонын алмау аларны шиккә сала. Пенсионерның кызы әнисен эзләп, Куйбышев урамында яшәүче апаларына юл тота.

Тик ишекне беркем дә ачмый, ә фатирдан бик яман ис килә. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакыралар. Ишекне ачып кергәч, кыз туганнарның юрган белән капланган мәетләренә тап булалар. Телеканал чыганагы мәгълүматларына караганда, гариза бирүченең әнисе тәнендә пычак яралары табылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123317/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле