Казанда 45 яшьлек җәяүле машина астында калып һәлак булган

Фаҗига Воровский урамындагы Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы парковкада була. Җәяүле машина каршында егыла һәм автомобиль астында калып һәлак була.

38 яшьлек машина йөртүче сүзләренчә, ул юлны ярамаган урында чыгарга теләгән җәяүлене күрмәгән.

Нәтиҗәдә, шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 45 яшьлек ир-ат урында ук үлгән.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-45-yaslek-ayaule-masina-astynda-kalyp-halak-bulgan-video-5876728

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле