Түбән Камада яшь кызның башына аяк белән типкән ир-атны эзлиләр

Түбән Камада кафеда ир-ат яшь кызга суккан мизгел видеога эләккән. Бу кадрлар белән Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кызыксынган.

Ачыкланганча, җинаять июньдә булган. Җирле кафеларның берсендә бер кыз янына ир кеше килгән һәм бәйләнә башлаган. Кыз оятсыз тәкъдимнәргә баш тарту белән җавап биргән. Шуннан соң ир-ат башта йодрыгы белән аның йөзенә суккан, аннары — аягы белән башына типкән.

Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эше ачарга, эчке эшләр органнарына ир-атны эзләргә һәм аны тоткарларга күрсәтмә бирде, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының мәгълүмат үзәге матбугат хезмәте.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123511/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле