Якынының үлеменнән соң гаиләгә нинди түләүләр алырга мөмкин булуын аңлатканнар

Җирләүне үз өстенә алучыларга акча түләнергә тиеш.

Юрист Мария Спиридонова аңлатып үткәнчә, Россиядә яшәүчеләр туганы үлгәннән соң кайбер түләүләр алырга мөмкин. Юрист билгеләп үткәнчә, “Җирләү һәм җирләү эше турында” Федераль закон нигезендә, җирләүне үз өстенә алган гаиләгә яки үлгән кешенең законлы вәкиленә пособие түләнелә. Пособие күләме – җирләү бәясе кебек үк, әмма 4 мең сумнан артмаска тиеш. Аның буенча еллык индексация дә каралган.
Җирләүгә түләүне Пенсия фондының, иминиятләштерү оешмасының территориаль органында, шулай ук яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органында рәсмиләштерергә мөмкин.

Ә инде туендыручыны югалту сәбәпле түләү алу өчен баланың әтисе яки әнисе, гаиләнең башка әгъзалары мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кинәт кенә үлеп киткән кешенең хезмәт хакына килгәндә, акча аның гаиләсе әгъзаларына, Россия Хезмәт кодексының 141 статьясы нигезендә, эш бирүчегә тиешле документлар тапшырылганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча бирелергә тиеш.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/96194/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле