Бала реанимациягә эләккән…

5 яшьлек бала 8нче каттан егылып төшкән.

Башкортстанда, Стәрлетамак шәһәренә 1нче клиник дәваханәсенең балалар хирургиясе бүлегенә авыр хәлдәге баланы китергәннәр.

Дәваханәнең баш табибы Илшат Яппаров хәбәр итүенчә, биш яшьлек малай, москит челтәренә таянып, 8нче каттан егылып төшкән. Аңа иңбаш сөягенең сынуы һәм корсак куышлыгы органнарының җәрәхәтләнүе диагнозы куелган.

— Әлеге вакытта малай балалар реанимациясендә: аның хәле тотрыклы, комплекслы дәвалау үткәрелә, — дип хәбәр итә Илшат Яппаров.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-09-24/bala-reanimatsiyag-el-kk-n-3452221 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле