Оныгын коткарам дип, акчасыз калган

94 яшьлек әбекәйне төп башына утыртып киткәннәр.

Уфада 94 яшьлек пенсионер әби полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Ул хәбәр иткәнчә, билгесез кешеләр алдау юлы белән аның 100 мең сумын алып киткән. Аның стационар телефонына шалтыратканнар. Телефонны алып, хатын билгесез кешедән оныгының юл һәлакәтенә таруы турында ишетә. Шулай ук аңа нәкъ менә туганының кеше зыян күргән вакыйганың төп гаеплесе булуы турында хәбәр итәләр. Мошенниклар пенсионерны оныгына карата җинаять эзәрлекләүләрен туктату өчен 100 мең сум акча бирергә күндерә. Пенсионер, билгесез кешеләр аның оныгына ярдәм итәргә телиләр дип уйлап, ризалаша.

Берникадәр вакыттан соң аның янына курьер килә һәм акчаны ала. Соңрак пенсионер оныгына шалтыратып, аның белән барысы да яхшы булуын һәм бернинди дә юл-транспорт һәлакәтенә тарымавын белә.

Бу факт буенча «мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-25/onygyn-kotkaram-dip-akchasyz-kalgan-3452888

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле