«Үги әни әтине ташлап чыгып китте…»

«Минем дә тыныч яшисем килә бит».

«Исәнмесез!
Киңәш бирегез, зинһар.
Әнием үлгәнгә 2,5 ел булды инде. Әтием икенче хатын белән 1 ел яшәде. 4нче сыйныфта укучы энем дә бар анда. Әле шул хатын әти белән ачуланышып, кайтып киткән.

Нишләргә дә белмим. Элегрәк үзем ирем, кызым белән (1 яшьлек кенә әле) бөтен эшкә атна саен кайттык. Ул апа яшәгәндә нинди рәхәт иде. Энем өчен бик борчылам. Аны тәрбияләүче юк. Үземнең гаиләм бар бит. Атна саен кайтып йөреп тә булмый. Өйне җыештыручы, ашарга пешерүче дә юк. Элек кайтып, 2-3 көнлек пешереп китә идем. Суыткычтан бозылган ризыкларны түгеп, өйне дә җыештырып чыга идем. Хәзер нәрсә ашадылар икән, чиста киемнәре бармы икән, дип уйланам.

Бер ел рәхәттә яшәдем. Теге апа киткәч, утырып еладым хәтта. Ирем, бөтен проблеманы үзеңә аласың, дип ачулана. Анда бит әле зур бакча да бар. Аны да карарга кирәк. Әнисез, хатын-кызсыз яшәү яшәү түгел икән. Мәңге яшәсеннәр.
Инде минем дә тыныч яшисем килә бит», — дип язган бер яшь хатын социаль челтәрләрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-25/gi-ni-tine-tashlap-chygyp-kitte-3453645

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле