Күп балалы ата туганын һәм ике нәни улын үтергән

Омск өлкәсендә күп балалы ата, хатынының аерылышырга карар итүе сәбәпле, туганын һәм 2 нәни улын үтергән.

Фаҗига кечкенә генә Люблинский бистәсендә булган. Биредә бу гаилә 4 бала – 3, 5 һәм 7 яшьлек өч малай һәм 1 кыз (сабыйга әле 1 яшь тә тулмаган) үстергән. Алдагы көнне ир кеше, берникадәр вакыт инде гаиләсеннән аерым яшәве сәбәпле, өенә кунакка киләсе иткән. Хатынының 27 яшьлек бертуган энесе дә шунда булган.

Ирләр хатын-кызны яңадан бергә яшәп карарга үгетли башлаган. Хатын-кыз баш тарткач, тавыш купкан. Шулчак 4 бала атасы сейфта саклаган коралын алып, башта хатынының туганын, аннан соң үзенең 3 һәм 5 яшьлек малаен атып үтергән. Ана кеше исә зур баласы һәм нәни кызы белән өйдән качып китәргә өлгергән.
Соңыннан вәхши ата үзенә кул салган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123592/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле