Туйда янгын чыгып 450 дән артык кеше һәлак булган һәм зыян күргән

Гыйракның төньягындагы Найнава провинциясендә туйда янгын чыгу нәтиҗәсендә 450дән артык кеше һәлак булды һәм зыян күрде, дип хәбәр итә Гыйракның Кызыл ярым ай оешмасы.

«Мосулдан көнчыгыштарак Хамдания округындагы туй залында янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны 450дән артып китте», — диелә хәбәрдә.

Элегрәк Al Arabiya телеканалы Мосул шәһәреннән Көнчыгыштагы туй тантаналарының бер залында янгында һәлак булганнар саны 120гә җиткән, 200дән артык кеше зыян күргән дигән мәгълүмат тараткан иде.

Гыйрак матбугаты полиция фаразларына таянып хәбәр итүенчә,  фаҗига янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү – ябык бинада фейерверклар куллану аркасында килеп чыккан.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123717/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле