Ксения Собчак бала көтә диләр…

Бу хәбәр дөресме?

Телетапшырулар алып баручы Ксения Собчак Интернет челтәрендә диңгез буенда төшкән фотосын урнаштыргач, күп кенә киңкүләм мәгълүмат чаралары аны бала көтә, дип язып чыкты. Ул фотода алып баручының эче кабарып тора.

Собчак, баштарак бу хактагы имеш-мимешләргә игътибар итмәгән иде. Ниһаять, кичә ул бу хәлгә ачыклык кертте. Ксения Собчак үзенең коллегасы Динара Сатжанга интервью биргәндә йөкле булу турындагы имеш-мимешләргә турыдан-туры җавап бирде.

«Мин бала көтмим. Эч кабаруы — җәй нәтиҗәләре. Спагетти күп ашадым», — дигән ул.

Мәгълүм булуынча, Ксения Собчак 2019 елда Русиянең театр режиссеры Константин Богомоловка кияүгә чыкты.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-26/kseniya-sobchak-bala-k-t-dil-r-3454650

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле