Ирле хатын төрмәдән сөяркә тапкан

Нишләргә белмәгән иренең башы каткан.

Ир-егетләргә кытлык заманда яшибез, дибез. Моның сәбәпләрен санап тормыйк, алар барыбызга да мәгълүм. Шунысы бар: ялгыз хатыннар арбасы һаман киңәя бара әле, анда сиңа да, миңа да урын җитәргә мөмкин. Шундый чорда иренә төкереп караган хатыннарга ни әйтәсең инде?!

«Хатын белән матур гына яши идек, — дип сөйли бер таныш яшь ир. — Улыбыз Радикка дүрт яшь тулды. Үзем яхшы урында эшлим, хатынны эшләтмим — балага яхшы тәрбия бирү дә җаваплы хезмәт дип саныйм.

Беркөнне аның ачык калдырган компьтерына күзем төште. Анда ул Салават төрмәсендә утырган берәү белән хат алыша икән. Үзен «вор в законе», Салават шәһәрен «тотып» торучы дип таныштырган абзаң. Имеш, төрмәдән чыккач, ул минем хатынны алтынга күмәчәк, улыбызны чын ир итеп тәрбияләп үстерәчәк. Хәзер үк очрашырга теләк белдергән, җитмәсә. Күчтәнәчкә алып килергә кирәкле исмлекне дә язган. Ул 27 пункттан тора!

Мин хатынга татлы сүзләрне кызганмый идем, беркайчан да сүгенмим. Ә сөяркәнең язганнарын укысаң, чәчләр үрә тора. Ул, «яратып», аңа «шмара» дип дәшә, адәмчә телгә күчерсәң, фәхишә була инде.

Кеше хатын уку — үзе бер әдәпсезлек, ә мондый хатларны уку шакшыга кагылган кебек булды. Көн дә «бүген чыгып китәм» дип уянам. Улымны уйлыйм да тагын калам. Ирмени инде мин!»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-09-27/irle-hatyn-t-rm-d-n-s-yark-tapkan-3455770

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле