Баласын онлайн-кибет аша сатарга маташкан

Алучы табылмаган, ә менә кызыксынучылар булган. Шул исәптән, хокук саклау органнары.

Новосибирскида бер хатын баласын онлайн-кибет аша сатарга маташкан.

Канал авторлары билгеләвенчә, баланы сату турындагы белдерү 2 сентябрьдә «Юла»да урнаштырылган.

Хатын малаен сату турындагы белдерүе янына аның фотоларын да беркетә. Сатып алучы табылмаган, ә игълан белән хокук саклау органнары вәкилләре кызыксынган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу малайның һәм хатынның кем икәнлекләрен ачыклый. «Кеше сату» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-27/balasyn-onlayn-kibet-asha-satarga-matashkan-3455671

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле