Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен бер яңалык кертергә җыеналар

Дәүләт Думасына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен торак сатканда салымны бетерү турында закон проекты керткәннәр.

Анда билгеләп үтелгәнчә, ярдәм чарасы әлеге категориягә керүчеләрне күчемсез милек сатканда физик затлар кеременә салым түләүдән азат итүне күздә тота. Күчемсез милеккә ия булу вакытына бәйсез рәвештә, салым түләтелмәячәк.

Исегезгә төшерәбез: хәзер, гамәлдәге законнар нигезендә, күчемсез милекне сатып алганнан соң 5 ел узганчы аны сатып җибәргән очракта, физик затлар кеременә салым түләтелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123753/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле