Ризат Рамазанов балачагындагы бәхетсез очрак турында бәян иткән.
Ризат Рамазанов «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында үзе белән балачакта килеп чыккан күңелсез хәл турында сөйләде.
— 6 яшемдә тимераяк белән бозда егылып, җитди җәрәхәт алдым. Аягым аксый башлады. Шуннан мине 3 ел урын өстендә яткырдылар. Урын өстендә укыдым… Тормасын өчен бәйләп куялар иде. Аннары инде мүкәли башладым, яңадан басарга өйрәндем. Адаптация булды, 5нче сыйныфка укырга кайттым. Хәзер, Аллаһка шөкер, барлык җирем сау-сәламәт, төп-төз кеше, – дигән ул.
Тапшыруны алып баручы Роза Хәйруллина әлеге вакыйга җырчының эчке дөньясын үзгәртү-үзгәртмәве белән дә кызыксынган.
— Әлбәттә, үзгәртте. Чөнки 6 яшьтән 3 ел буе әти-әнисез, берүзең урыслар арасында ят әле. Өстәвенә, бер сүз урысча белмим. Әле берсендә миңа караваттан кружка эзләргә кушалар. Мин «кружка» дип аңлыйм инде моны. Ә алар, урын-җирдән «крошка»ларыңны җый, дип әйтәләр икән. Елап беттем. Күңелдә төер калды. Әмма миндә әрсезлек пәйда булды, көчлелек, үземне башкалар янында тотарга, урысча сөйләшергә өйрәндем, – дип сөйләгән артист.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-27/ch-el-uryn-stend-yatkan-3456090 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday