Казан хастаханәсенә әниләре кыйнаган 3 баланы китергәннәр. Балаларның зурысына – 12, уртанчысына – 4 яшь һәм төпчегенә – 9 ай.
Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, уртанчы һәм төпчек баланың тәнендә тырналган-суелган эзләр бар. Балаларның барысы да хастаханәдә, аларның хәле әйбәтләнә.
Бу эшне хокук саклау органнары хезмәткәрләре контрольгә алган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123773/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday