Нинди даруларны бергә эчәргә ярамый?

 Даруларның файдасы 80 процент очракта аны ни рәвешле эчүеңә бәйле, ди белгечләр. Дару дигәнең кайчак агуга ук әйләнеп куярга мөмкин. Төймә йоттың да бетте түгел, кыскасы. Дару эчкәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-терапевт Гөлия Гыймадиева белән шул хакта сөйләштек.

– Даруны бөтен килеш йотарга кыен булса, аны вакларга ярыймы?

– Юк, ярамый. Дарулар төрле булган кебек, аларны эчү тәртибе дә аерыла. Тышчалы, капсула рәвешендәге дарулар була. Аларны вакларга ярамый. Болай эшләгәндә, ашказаны аны авырдан сеңдерәчәк. Шуңа күрә төймә рәвешендәге даруны йота алмасагыз, аның сыек яки порошок рәвешендәге төрләрен эчегез.

– Гадәттә, дару төймәсе уртасында аны ике өлешкә бүлә торган сызык була. Әгәр ул юк икән, даруның дозасын ничек чамаларга мөмкин?

– Икегә бүлә торган сызык булмаган даруларда компонентлар тигез урнашмый – аның теләсә-кайсы почмагына чәчелгән була. Шуңа күрә аны үзлегеңнән ике өлешкә бүлгән очракта да дозасын дөрес чамалап бетереп булмый. Аннары кайбер дарулар махсус саклагыч тышча белән капланган була. Аны бозган очракта, дару составында матдәләр канга артык тиз эләгәчәк, шул рәвешле препаратның файдасы да булмаячак.

– Даруны күпме су белән эчүең мөһимме?

– Дару эчкәндә стаканда ким дигәндә 50 мл су булырга тиеш. Кайбер даруларның кабында аларны күпме күләмдәге су белән эчәргә кирәклеге төгәл язылган була. Әйтик, ялкынсынуга каршы даруларның файдасы булсын өчен көненә 2 литр чиста су да эчәргә кирәк. Сидек куа торган даруларны эчкәндә исә су күләме бик аз булырга тиеш.

– Кайчак даруны кул астында нинди су бар, шуның белән эчәргә туры килә бит…

– Бу – зур хата. Даруны чиста су белән эчүдән дә яхшысы юк. Сок, чәй, компот, газлы су – алар барысы да суда эретелгән билгеле бер матдә нигезендә ясалган. Алар аңа матур төс, тәм бирә. Шушы ук матдәләр дару составындагы матдәләр белән дә реакциягә керә ала. Моның инде нәтиҗәсе төрле булырга мөмкин. Алар йогынтысында дару организмга көчлерәк тәэсир итәргә яки, киресенчә, аның бер файдасы да калмаска да мөмкин. Кайбер матдәләр зарарлыга ук әйләнергә мөмкин. Чәй, каһвә белән йотып җибәргәндә, даруның бөтенләй бер файдасы да калмаска мөмкин.

– Даруны су эчмичә, коры килеш кенә йотарга ярыймы?

– Дару йоткылык һәм ашказаны аша бернинди тоткарлыксыз, җиңел генә үтсен өчен аны су белән эчәргә кирәк. Моның өчен төкерек кенә җитми, шуңа күрә дару ашказанында озаграк тоткарланырга мөмкин. Шул рәвешле аның файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булачак. Ул күңелне болгатырга, ашказаны җәрәхәте китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә даруны һичшиксез чиста су белән эчәргә кирәк.

– Даруны көнгә өч тапкыр эчәргә кушылган булса, аны ничә сәгать аерма белән кабул итәргә кирәк?

– Ул тулы бер тәүлек исәбеннән исәпләнә. Шул рәвешле көнгә өч тапкыр эчәргә кушылган икән, даруны һәр сигез сәгать саен кабул итәргә кирәк дигән сүз.

— Вакытында эчәргә онытсаң, ни эшләргә?

– Даруны вакытында эчәргә кирәк. Юкса, дәвалау курсының бернинди файдасы да булмаячак. Даруны вакытында эчәргә оныткан очракта, табибыңа шалтыратып киңәшләшергә кирәк. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, даруны тиешле вакыттан соң ике сәгать дәвамында эчәргә тырышырга кирәк. Ул чакта инде даруны икенче тапкыр эчәргә вакыт җиткән булса, беренчесен төшереп калдырырга кирәк. Гормональ даруларны, антибиотикларны ничек тә вакытында эчәргә тырышырга кирәк. Соңрак эчсәң, аларның бер файдасы да калмаска мөмкин. Көзән җыеруга каршы даруларны, антидепрессантларны вакытында эчәргә өлгермәсәң, даруны икенче тапкыр эчәр чак җиткәнне көтү хәерлерәк. Бу дарулар бик көчле. Шуңа күрә кабул итү аралары якын булса, препаратның дозасы артып китеп, кеше агуланырга да мөмкин.

– Билгеле булганча, исерек килеш дару эчәргә ярамый. Алкогольле эчемлек кулланганнан соң күпме вакыттан соң дару эчәргә мөмкин?

– Исерткеч эчемлек куллангач, фәлән сәгать узгач кына дару эчәргә ярый дигән таләп юк. Дәваланганда алкогольле эчемлекләр кулланырга ярамый. Әмма хәмер составындагы этанол даруның файдасын киметә. Ул гына да түгел, даруларның тискәре йогынтысы ук башлана. Кешенең косасы килә, башы авырта, йөрәк тибеше ешая, кан басымы күтәрелә. Кайбер кеше салкын тигәндә исерткеч эчемлекләр белән дәваланырга маташа. Шунда ук даруын да эчә. Әмма болай эшләү бик куркыныч. Хәтта кешенең бавыры, бөере  таркалырга мөмкин.

Нинди даруларны бергә эчәргә ярамый?

Ике төрле даруны бергә кабул иткән очракта алар бер-берсенең көчен икеләтә арттыра яки, киресенчә, киметә ала. Шуңа күрә кайчак табиблар ике төрле даруны махсус берьюлы эчәргә куша. Шулай да бер-берсе белән һич кенә дә туры килмәгән дарулар да була. Мәсәлән:

– аспирин + ялкынсынуга каршы дарулар = ашказанында язва китереп чыгарырга, эчәклекләргә зыян салырга мөмкин, хәтта кан китәргә дә мөмкин;

– канны сыеклатучы антикогулянт дарулар + аспирин = инсульт, эчке кан савуга китерергә мөмкин;

– эч киткәндә кулланыла торган дару + составында кальций булган дару = эчне катыруы бар;

­– активлашкан күмер + теләсә-кайсы дару = дарулар организмнан юып чыгарылырга мөмкин;

– ютәлгә каршы сироп + ютәлгә каршы порошок = составлары бер үк, шуңа күрә тиешле матдәләр күләме артып китеп, кеше агуланырга, даруларның тискәре йогынтысы көчәергә мөмкин.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123504/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле