Татарстанда бер хатын өч баласын кыйнаган: аларны хастаханәгә озатканнар

Казан хастаханәсенә әниләре кыйнаган 3 баланы китергәннәр. Балаларның зурысына – 12, уртанчысына – 4 яшь һәм төпчегенә – 9 ай.

Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, уртанчы һәм төпчек баланың тәнендә тырналган-суелган эзләр бар. Балаларның барысы да хастаханәдә, аларның хәле әйбәтләнә.

Бу эшне хокук саклау органнары хезмәткәрләре контрольгә алган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123773/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле