Блогер Илүсә: “Алга таба көрәшергә мәгънә юк!» [видео]

-- Лейла

Дубайга яшәргә күченеп киткән һәм командасы белән шунда арзанлы турлар саткан блогер Илүсә Миңнегалиева аңлатма бирде.

— Без монда яши башлагач, иң беренче кунакларны — дусларны кабул иттек. Ял оештыру бик ошады. Шуның белән бизнес ачтык. Әмма… Барысы да без теләгәнчә бармады.

Иң беренче безне алдакчылар, мошенниклар дип гаепләп, НТР каналы сюжет күрсәтте. Хәлне белмичә һәм өйрәнмичә. Аңа кадәр турга бармыйбыз яисә күчерүне сорап язучылар бар иде. Әмма телевизордан сюжет чыккач, бөтен кеше акча кайтаруны сорый башлады. Нәрсә генә язмадылар, бук белән бутадылар хәтта…

Болай алга таба бара алмады! Әйе, бу эшебез ошый иде. Әмма без ябылырга мәҗбүр! Карталар блокта, моны беләсез. Сезгә акчаны кайтару өстендә эшлибез. Тагын бер яңалык бар: без яңа проект ачабыз. Тиз арада сез моны да белә алачаксыз, — ди блогер.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле