1 октябрьдән көзге чакырылыш башлана: егетләрнең кайда хезмәт итү мәсьәләсенә ачыклык кертелде

-- Лейла

Россия Оборона министрлыгы көзге чакырылышның башлануы турында хәбәр иткән. Ведомство мәгълүматларына караганда, ул илнең барлык төбәкләрендә 1 октябрьдән башлана.

Бары тик Ерак Төньякта яшәүчеләргә генә, климатка бәйле үзенчәлекләрне исәпкә алып, хәрби чакырылыш 1 ноябрьдән башланачак. Россия Генераль штабының баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Цимлянский бүгенге брифингта шул хакта белдергән.

Егетләр җыю пунктларыннан армия сафларына 16 октябрьдән озатыла башлаячак.

Ведомство мәгълүматларына караганда, булачак солдатларның барысы да Россия территориясендәге хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк. Алар илнең яңа территорияләренә: Донецк һәм Луганск халык республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә җибәрелмәячәк.

Цимлянский әйтүенчә, егетләрнең өчтән бер өлеше, хәрби-учет белгечлеге алу өчен, “учебка”га озатыла. Алар анда 5 айга кадәр вакыт эчендә заманча хәрби техниканы үзләштерәчәк.

Ватаным Татарстан

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле