Нурислам Сираҗи: “Чигүләрдән туктап торганым юк!” [фотолар]

-- Лейла

Бүгенге әңгәмәдәшем Нурислам Сираҗи –  гаҗәеп матурлыктагы, эксклюзив кул эшләнмәләре остасы. Әлеге талант иясе тегеп, чиккән түбәтәйләрне, калфакларны һәм башка төр эшләнмәләрне кайдан гына соратып алмыйлар!

Нурислам, син чиккән укалы калфак искиткеч матур! Аны озак чиктеңме?

– Бу ука белән чигелгән кызыл калфак – XIX гасырда татар хатын-кызлары кигән калфак мисалы. Аны нибары 20 көн чамасы чиктем.

Бу гамәли сәнгатькә үзлегеңнән төшендеңме?

Әйе. Мине чигү сәнгатенә өйрәтүче булмады. Мин аны үзем теләп өйрәндем. Әти-әнием Казан мотор төзү заводында эшләделәр. Хәзер лаеклы ялда. Әнием дә, сеңлем дә һичкайчан кул эше белән мавыкмады, әбиләремнең дә чигеп утырганнарын күрмәдем. Узган елларга әйләнеп кайтсак, миңа татар шәхси күчмә театрында уйнарга туры килде. Гастрольләр белән төрле авылларга барып чыга идек. Шунда, без тукталган Балтач, Арча якларында чигешле эшләнмәләргә озаклап сокланып карап утырганымны бик яхшы хәтерлим. Ә менә Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында дәресләр биргәндә миңа чигешле сөлгеләр, тастымаллар да бүләк иттеләр әле хәтта!

– Җитди әйберләр чигә башлавың кайчаннан бирле?

– Мәскәүдә яшәгәндә җирсү хисен кичердем. Мәскәүдә эшләгән чорда ана телемне бик сагынгач, Әсәдуллаев йортындагы Татар мәдәни үзәгендә оештырылган хорга кушылдым, җырладым. Теләге булганнарга, төп эшемнән соң, татар телен өйрәттем. Һәм Казанны сагынган саен күңелемне чигү чигеп тынычландыра башладым. Башта тамбур чигүе белән мендәр тышы чиктем, аннары зуррак әйбер чигеп карарга булдым. Яшел бәз алып бик зур татар ашъяулыгын чигә башладым. Шуңа күрә, башта оста итеп тегәргә өйрәндем, аннары татар чигүләренә алындым булып чыга инде. Шуннан бирле чигүдән туктап торганым юк.

– Син “ВКонтакте”да күптәннән бирле “Татар (каю, укалап) чигүе” сәхифәсен дә алып барасың. Сәхифәңне ачу тарихы да бардыр?

– Мин бит бары тик үз милли чигүләрне генә ошатам, шуңа күрә бервакыт интернет аша шушы темадагы мәгълүматларны эзләргә керештем. Ләкин нибары бер-ике язма гына таптым. Шуннан соң “ВКонтакте”да үз төркемемне булдырып, аны татар телендә генә алып бара башладым. “Татар (каю, укалап) чигүе” төркеме язмаларын, нигездә, хатын-кызлар укый. Төркемне алып бара башлаганда нибары 2-20 кеше укый иде, аннары 2 мең булдылар, шушы көннәрдә инде 2 мең 200 укучым укый! Бу – бик күләмле хезмәт. Кешеләр, әкренләп булса да,  кул эшенең затлы эш булуын аңлый башладылар, шуңа күрә аларның кыйммәтен дә беләләр инде. Укучыларым үтенечләрен үтәп, күп кенә осталык дәресләре үткәрәм. Былтыр да, быел да Казан янындагы районнарга барып үткәрдем, Казанда да. Быелгы дәрестә хәтта Новосибирск каласыннан килгән, “Ак калфак” оешмасында булган ханым да булды, яхшылап өйрәнеп китте. Ә онлайн-дәресләрне Европада яшәүче татар хатын-кызлары өчен генә үткәргәнем булды әле. Моңа кадәр эшләнмәләремне АКШ, Германия кебек чит дәүләтләрдә яшәүче милләттәшләребез дә теләп сатып алдылар бит.

Бизәмле ир-ат түбәтәйләрең кай яклары белән аерылып тора дип саныйсың?

– Казан кәләпүшләренең үзләренә генә хас үзенчәлеге бар, аларның түбәсе алты өлешкә бүленеп сырыла, эченә сүс җебе (шпагат) кертелә. Мин элекеге ысулны кулланып, баштагы традицияләребез буенча гына иҗат итәм. Чын татар түбәтәйләрен генә тегәм һәм шунсы да бар: барлык тегү эшен дә кулдан гына башкарам. Тегү машинасын кулланмыйм.  Программалы чигү машинасы алырга да җыенмыйм. Чөнки андый сәнәгать машиналары белән чигелгән әйберләрдәге чигешләргә карап, барыбер дә: “болар бик “җанлы” чигешләр” дип әйтә алмыйм.

– Бу хезмәт катлаулымы? Түбәтәйләрне ничә көндә тегәсең?

– Әлбәттә. Башта энә белән җеп ярдәмендә тышлык белән эчлекне сырып чыгам. Араларын 0,5 см калдырып кына, энәне эре-эре атлатмыйча гына тегәм. Менә шушы эшемне башкарганда ике меңнән артык мәртәбә энә белән кадап, тегеп чыгарга туры килә дә инде. Һәм, нәтиҗәдә, ике йөздән артык юл-сыр барлыкка килә. Бу эш мәшәкатьле, әлбәттә, һәм бер татар түбәтәен тегергә дә кимендә  5-7 көн вакыт кирәк. Ука белән чигеп, тексәң – бу хезмәткә 2-3 атна китә. Бары тик шушылай иҗат иткәндә генә дөрес Казан түбәтәе хасил була. Һәм әлеге ысул белән тегелгән түбәтәйләрнең уңай яклары гына бар: алар бик җиңел дә, баш өчен дә рәхәт! Көнозын киеп йөрсәң дә, мондый түбәтәй маңгайны кысмый, башны да тирләтми. Мин бары тик табигый, чын тукымаларны гына кулланам. Әйтик, 70 процент – вискоза һәм 30 процент кына ефәк кушылган затлы, куе хәтфәләрне генә сайлап алып тегәм, эче өчен исә бәз яки сатин алуны яхшы дип табам. Эш барышында шул ике йөздән артык сыр арасына сүс җебен кертәм. Сүс җебе – шулай ук табигый, гадәттә, ул җитеннән эшләнгән була. Сүс җебе түбәтәйгә формасын югалтмаска булышлык итә. Сүс кертү тәмамлангач, түбәтәйнең түбә һәм маңгай өлешен тоташтырып, калыплап куям. Һәм шулай итеп, нәтиҗәдә, дөрес итеп тегелгән татар түбәтәе килеп чыга.

– Нурислам, кул эшләнмәләрең халык ихтыяҗы буенчамы?

– Әйе, бирнә өчен дә сорыйлар. Татар милли бизәкле түбәтәйләр, калфаклар, яулыклар, янчыклар, сөлгеләр, эскәтерләр, зур һәм кечкенә ашъяулыклар, намазлыклар… барсын да эшләп карыйсым килә! Мин бит инде ничә ел рәттән, ихлас күңелемнән, татар чигү сәнгатен пропагандалыйм. Һәм минем аны бары тик алга таба илтәсем, киләчәк буыннарга тапшырасым килә! Кайчак кайбер хатын-кызларга: “Әйдәгез, өйрәтәм, үзегез чигеп киегез!” – дисәм, алар: “Юк, ул кадәр түземлек бездә юк, син үзең чигеп бир инде!” – диләр. Шулай итеп, һәрдаим шома, тутырып чигү, сәйләннәр, Сваровски кристалларын кушып, каеп, укалап чигү ысулларындагы кул эшләнмәләрен иҗат итүдә инде мин. Кайчан да булса бизәкләре чын елга энҗеләре кушып чигелгән татар калфакларым да булыр дип ниятлим. Үтенеп сораучылар өчен кул эшләнмәләремә тамга-туграмны да чигеп куям.

Мин күп төрле чигү ысулларын үзләштереп, аларның барсын да  эшләнмәләремдә  кулланам, аеруча да: яссы һәм күпертмәле тамбур чигешен, шома чигүне, рокко чигешен, француз төеннәрен, Бразилия җөйләрен, укалы-алтын чигешне…  Болар барсы да үзлегемнән һәм бик теләп өйрәнгән ысуллар. Һәрберсе буенча да нинди дә булса   эшләнмәләремне иҗат итеп карадым.

Эшләрем өчен кайбер кирәкле бизәкләрне үзем дә иҗат итәм. Минем өчен иң беренче нәүбәттә дөнья күрке – ул татар милли бизәге! Дөрес, заказ булса, башка чигүне дә башкарып чыга алам. Мәсәлән, чит илдән, туй күлмәгенә бизәм өлеш чигеп бирмәссезме дип үтенгәннәр иде. Каушап калмадым. Алындым, бизәмнәрне люневиль ыргагы белән люневиль чигү ысулында юка челтәрдә башкардым. Катлаулы чигешләр дә чигелә инде ул, бер тотынсаң. Иң мөһиме – башлап җибәрергә генә кирәк!

– Чемче ысуллы калфак иҗат иттеңме әле?

Әйе.  Мондый ысуллы калфак тегү  осталык та, вакыт та таләп итә.

– Нурислам, сәхифәңә күз салсак, анда сиңа гел мактау сүзләре генә яудыралар…

– Шулай. Минем шөгылемне аңлыйлар, хуплыйлар. Тик мин тыйнак, мактауларга исем китми. Башкалада без, кулдан чигүчеләр, берничә генә ансы. Ука белән чигүчеләр тәмам бетеп бара дисәң дә була. Җиде миллионнан артык татар арасында андыйларны санап чыгарга бер кул бармаклары да җитәр тәгаем. Мәгәр моннан бер гасыр гына элек диярлек татар осталары бу өлкәдә әйдәп баручылар иде бит, югыйсә! Шуңа күрә безгә бу милли мирасыбызны югалтмаска, аны алга таба дәвам иттерергә кирәк.

Зилә Нигъмәтуллина

Татар Тудей | Татар Бүген

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле