Арча тимер юл станциясендә бер хатын-кыз һәлак булган

«Арча» тимер юл станциясендә хатын-кызны поезд бәрдерә.Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының транспорттагы үзәк төбәк ара Тикшерү идарәсенең хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 24 сентябрь көнне көндез «Арча» тимер юл станциясендә тыелган урында юлларны кичкән 52 яшьлек хатын-кызны пассажир поезды бәрдерә. 

Тикшерү комитеты тикшерүчеләре транспортта беренчел тикшерү чаралары комплексын үткәрә, вакыйганың барлык шартлары ачыклана.

чыганак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-timer-iul-stanciiasenda-ber-xatyn-kyz-halak-bulgan

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле