Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет Владимир Зеленскийның көнбатыш илләре белән килештергән контрһөҗүмнең яңа планын үз-үзенә кул салу дип атады.
«Бу гади профанация һәм Зеленскийның хакимияттә калырга омтылуы, аны башка берни дә кызыксындырмый. Аларның контрһөҗүмнең яңа планы — үз-үзләренә кул салу», — дип белдерде ул.
Депутат ассызыклаганча, үзенең хәзерге сәясәте белән Киев режимы Украинага дәүләт буларак сакланырга мөмкинлек калдырмый.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124045/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday