Татарстанда бер ир төрмәдән чыккан көнне үк бер кешенең гомерен өзгән

Алабугада яшәүче кеше үтерүдә гаепләнеп хөкем ителәчәк. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел июль аенда кеше үтерүдә гаепләнүче 48 яшьлек  ир төрмәдән чыккан булган.

Шул ук көнне ул үзенең танышына килгән, ләкин ул күченгән булып чыга. Фатирның яңа хуҗасы аны үзендә кунак итәргә була, ирләр кәеф-сафа корып утыралар. Тик бервакыт кунак корбанын кыйный, аны буа башлый, ахырда пычак белән берничә тапкыр кадап, ирнең гомерен өзә. Җинаятьче фаҗига урыныннан кача. Тик ерак китеп котыла алмый, аның эзенә төшәләр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124059/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле