Кияүгә чыгарга ризалык биргән дә…

Икенче мизгелдә кыядан очып төшкән.

Төркиядә Есим Демир исемле туташ сөеклесе белән өйләнешергә вәгъдәләшкән вакытта кыядан егылып һәлак булган.

Фаҗига Чанаккале шәһәр-портының Поленте култыгы тирәсендә килеп чыккан. Басма мәгълүматларына караганда, туташ сөеклесенә кияүгә чыгарга ризалык биргәннән соң, берничә минут узгач һәлак булган. Ул 30 метр биеклектән егылган.

Сөйгәне Низаметтин Гурсу әйтүенчә, алар вәгъдәләшү өчен романтик урынны сайлап алган: бирегә күпләр кояш баюын карарга киләләр икән.

Аның сүзләренә караганда, егет ризыклар алырга дип машинасына таба киткән бер мәлдә кәләшенең ачыргаланып кычкыруын ишеткән…

Медиклар туташны коткарып кала алмаган. Хокук саклау хезмәткәрләре килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-10-02/kiya-g-chygarga-rizalyk-birg-n-d-3462090

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле