Алсу – Азат Фазлыевлар: «Игелек меңе белән кайта ул»

Бүген Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Приют Человека»га барып өлкәннәргә төшке аш өләште.  Чара өлкәннәр ункөнлеге кысасында оештырылган иде.

– Чакырдылар да килдек. Динебез дә кешегә яхшылык эшләргә куша. Тапкан малны да бүлеп бирү кирәклеген искәртә. Шөкер, булдыра алганны эшлибез. Яхшылык эшләүне  кешегә әйтергә ярамаганын беләбез. Сиздерми эшләгәне дә күп. Әмма кайчак, башкалар да күреп иярсен өчен, бу турыда әйткәлибез, – ди Алсу. – Монда бөтенләй башка мохит.  Мохтаҗларны күреп шаккаттык. Дөньяда әллә нинди язмышлы кешеләр бар икән. Тетрәндем. Күңелгә авыр булып китте. Кызгандым. Баласызлары күп, ялгыз яшәүчеләр күпме тагын?! Өйләреннән куып чыгарылганнары да бар. Уйландырды бу көн. Якыннарыбызга тагын да игътибарлырак булсак иде, дип кайттым.

Ашарга килгән өлкәннәрнең күбесе җырчыларны танып эндәшкән.

– Безнең мондый кешеләр белән очрашкан юк иде. Пенсиясен җиткерә алмыйча, бик авыр яшәүче кешеләр күп икән. «Приют Человека»га рәхмәт. Хәйриячеләргә дә рәхмәт. Көн саен Казанда 7 җирдә 200дән артык кешегә җылы ризык  ашаталар. Нинди зур хезмәт һәм савап бит бу, – ди Азат. –  Балалар әти-әниләренең кадерен белсеннәр иде. Яратсыннар, авыр сүзләр әйтмәсеннәр. Ничек тә ярдәм итсеннәр. Югалткач,  соң булачак. Хәзер инде әти-әниемне Өлкәннәр көне белән дә котлый алмыйм. Әмма булдыра алганны эшләдем, алар миннән ризадыр дип уйлыйм. Башкалар да әти-әниләренә игътибарлы булсыннар, мондый хәлгә төшермәсеннәр иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124136/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле