Гөлназ Шәрипҗанованы алдаганнар: «Бу хәлдән бөтен нервым какшады»

Җырчылар гаиләсен Самат исемле мебель ясаучы алдаган. Бу хакта Гөлназ Шәрипҗанова үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Без җырчы белән элемтәгә кердек.

– Кулыбызда килешү бар. Самат безгә мебельне 2 октябрьгә ясап бирергә тиеш иде. Әмма ул телефонын сүндереп куйган. Шалтыратып булмый. Хатынына 70 мең сум предоплата да күчереп куйган идек. Аңа да хәбәргә чыктым. Ул да аптыраган. «Үзем дә сезнең хәлдә. Акчам юк, ди.  Ике атна өйгә кайтмый. Балалар бакчасына да түлисем бар. Бик каты эчә. Сез салган акчаны картамнан алып иремә бирдем», – ди.  Ул да жәл. Тик мине кем кызганыр? 70 мең сум зур акча бит, – ди Гөлназ. – Мебель ясаучы,  танышларыгызны беләм, диде. Ышандырды. Баксаң, ул танышларымның чыбык очы танышы икән. Хәзер интернетка куйгач, миңа ул ир мебель ясап биргән кешеләр яза башлады. Кемдер 4 ай көткән. Кемнеңдер әнисенә, туганына  ясап биргән. Минем көтәсем килми. Хәзер инде миңа ул ясаган мебель кирәкми, – ди җырчы.

Гөлназ адвокат белән дә сөйләшкән инде. Әгәр акчаны кайтарып бирмәсәләр, полициягә гариза язам, ди. Гөлназ кебекләр күп икән.

– Бөтен нервым какшады. Акчасын алгансың икән, эшлә инде эшеңне. Нигә телефонын алмый? Ник шалтыратып хәлне аңлатмый? Миңа да акча күктән яумый. Җырлап йөрү өчен күпме тырышлык кирәк. Эшләмичә берәү дә акча бирми. Кеше кызганып утырмыйм. Йә акчаны кире кайтаралар, йә инде җавап тоталар, – ди ул.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124131/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле