Пенсионерлар өчен файдалы ризыкларны атаганнар

Аларны ешрак кулланырга кирәк.

Гастроэнтеролог Екатерина Кашух “Медикфорум” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә кабакның аеруча 60 яшьтән узган кешеләр өчен бик файдалы булуын билгеләп үткән.

Әлеге яшелчә организмны А витамины белән тәэмин итә. Ә ул күзләр өчен һәм калкансыман бизнең әйбәт эшләве өчен кирәк, дигән белгеч.

Моннан тыш кабакта калий һәм магний күп. Әлеге матдәләр шешенүне булдырмый һәм йөрәк өчен бик кирәк. Анда шулай ук холестерин микъдарын җайга салучы фитостероллар бар.

Шул ук вакытта табиб аеруча өлкән яшьтәгеләрдә еш күзәтелә торган аз канлылыкны (анемия) булдырмас өчен тимергә бай ризыкларны – сыер, сарык итен, бавыр, тавык, күркә итен күбрәк кулланырга киңәш иткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124228/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле