«Хәмдүнә – халык җырчысы! Шуңа күрә халыкка дөресен сөйләргә кирәк”, – дип Хәмдүнә Тимергалиеваның бертуган апасы Лилия Попова. “Бөтен әйткәнемне дә бастырыгыз. Кирәк булса, хат язып, кул куеп җибәрәм”, – диде Лилия апа.
– Хәмдүнә үлгәч, ике ел еладым. Илһам Шәриф – сеңлемнең олы йөрәкле булуыннан файдаланып йөрүче, альфонс. Безнең туган да, бернинди продюсер да түгел ул. Хәмдүнә туган ягына, Борай районына концерт белән килгәч, мәдәният йорты директоры Флүс Шәрифҗанов улын филармониягә урнаштыруын сораган. Хәмдүнәгә “мин кадрлар бүлеге түгел, үзе барсын да урнашсын” дип кенә әйтәсе булган да бит, кыенсынгандыр, күрәсең. Шулай итеп, Илһам безнең гаиләгә килеп керде. Хәмдүнәнең ире, балалары юк. Бу кеше Казанда сеңлемнең фатирында яшәде. Хәмдүнәнең машиналарын, акчаларын үзләштерде. Сеңлем аның ничек түбәнгә төшкәнен, каты эчкәнен, юындырып, киендереп кеше иткәнен сөйли иде. Ә Илһам ул арада үзен “туган” дип әйттерә башлады. Чын туганнарын Хәмдүнәдән читләштерде, арага керде. Өйләнгәч тә Хәмдүнә хисабына яшәде…
«Башыңда җыр гына, болай булсаң, урамда калдыралар бит сине, сеңлем. Әйдә, фатирыңны безгә язып куй”, – дидем Хәмдүнәгә. Кечкенә сеңлебез Әлфинәнең малае исеменә васыятьнамә эшләдек. Шулай фатирны саклап калдым. Сеңлемнең балконы тулы кыйммәтле бүләкләр, фатирында алтын-көмешләр бар иде, ул үләр алдыннан барысы да югалган… Мин прокуратурага да яздым. Без, туганнар, Хәмдүнәнең бу дөньядан үз үлеме белән китүенә шикләнәбез…
Илһам үзе нинди фикердә? Артистлар бу турыда ни уйлый икән?
ДӘВАМЫН «АКЧАРЛАК»НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 39 САНЫННАН УКЫГЫЗ! — ди автор Альбина ГАЙНУЛЛИНА
чыганак: https://t.me/tatartoday/49454 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday