Ун яшьлек малай, авариягә эләккән әнисен коткарам дип уйлап, мошенникларга 100 мең сумнан артыграк акча биреп җибәргән

Мәктәп укучысын 130 мең сумга алдаганнар.

Мәскәүдә мошенниклар өйдә ялгыз калган ун яшьлек малайны 130 мең сумга алдаган., дип яза SHOT телеграм-каналы.Ул дәрес әзерләп утырганда, өй телефонына әнисенекенә охшаш тавышлы бер хатын-кыз шалтыраткан. Бала аны, чынлап та, әнисе дип уйлаган. Телефон аша малайга әнисенең авариягә эләгүе, шуңа күрә хастаханә чыгымнары өчен бик тиз генә арада акча кирәк булуы турында хәбәр иткәннәр.

Малай, куркуыннан ни эшләргә белмичә, шкаф, тумбочка тартмаларыннан акча эзли башлый. Шуннан соң аңа “полиция хезмәткәре” шалтыратып, акчаны рюкзагына салырга һәм, курьерга биреп җибәрү өчен, подъезд төбенә төшәргә куша. Ярты сәгатьләп узгач, малай аска төшә дә, 130 мең сумлы рюкзакны, әнисенең тизрәк савыгасына өметләнеп, берәүнең машинасына салып җибәрә.

Шуннан соң берәр сәгать узуга, берни булмагандай, әнисе кайта. Ана кеше (бухгалтер булып эшли) баласының яшьле күзләрен күреп, аптырашта кала. Шунда улы, аның өчен бик нык борчылып, өйдәге бөтен акчаны “дәвалануга” биреп җибәргәнлеген танырга мәбүр була.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124417/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле