Концертта катнашсаң — үләсең: Татьяна Булановага кем ләгънәт укыган?

Артистка чираттагы концертта катнашырга ниятләнгән. Ләкин продюсерларның берсе концертта чыгыш ясаучыларны тәнкыйть утына тоткан…

Русиянең билгеле җырчысы Татьяна Буланова Юрий Шатуновның 50 еллыгы уңаеннан трибьютта катнашырга ният кылган. Әмма «Ласковый май» төркеменең экс-продюсеры Андрей Разин социаль челтәрләрдәге битендә концертта чыгыш ясаучы барлык артистларны фаш итәргә, аларга ләгънәт укырга вәгъдә иткән һәм чараны «сатана» җыены дип атаган.

«Бу концертта катнашучыларны авыр язмыш көтә. Миңа каршы барган беркем дә исән калмады әле. Бу сәхнәгә чыккан һәркемне үлем һәм авырулар көтә. Мин моның өчен ләгънәт кылачакмын», — дип язган ул.

Интернетта Разинның янауларына юмор белән карыйлар, аның сихер яисә ләгънәт кылуына беркем дә ышанмый. Кулланучылар продюсерның мондый ачуы концертны оештыручы ул булмавына бәйле, дип ышана.

Татьяна Буланова да бу хакта шәрехләде. Ул Разинның беркемгә дә физик яктан янамавын билгеләп үтте. Шулай да артистка концертны оештыручыларны хәвефсезлек чараларын көчәйтү турында кайгыртырга кушты.

— Ул физик яктан янамый, ул барысы да авырсын өчен ләгънәт укырга яный. Концерт сакчылар турында белмим, ләкин оештыручылар урынында мин ниндидер чаралар күрер идем. Мин ни булганын, ни өчен ул үзен шулай тотуын аңламыйм, — ди Буланова.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-10-04/kontsertta-katnashsa-l-se-tatyana-bulanovaga-kem-l-g-n-t-ukygan-3464728

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле