Эльмира Сөләйманованың әнисе Фидания ханым: «Кызым җитми шул…»

-- Лейла

Шушы көннәрдә Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган хәйрия концерты узды. Чарада мәрхүм җырчының әнисе Фидания ханым чакырулы булса да, үзенә бик авыр сәбәпле, була алмаган.

– Барлык килгән тамашачыларга бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Минем кызымны яратып хөрмәт иткән өчен Аллаһның рәхмәте яусын. Аллаһ Тәгалә үзегезгә меңләтә кайтарсын! Бала хәсрәтен беркемгә дә язмасын…

Кызым җитми шул, нык авыр, йөрәк әрни, көн дә елыйм… Түзеп булмый шул…

Шушы кичәне алып баручы Динә ханым Латыйповага бик зeр рәхмәт. Бик зур эш башкарасыз! Аллаһның рәхмәте яусын! Барлык туганнар, дуслар, тамашачылар исеменнән мең рәхмәт сезгә! – дип язган Эльмира Сөләйманованың әнисе.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле