Татарстанда машина юучы сәрхуш “Гелик”ны әйләндереп каплаган

Ул кыйммәтле машинада йөреп кайтмакчы булган.

Бүген төнлә Казанның Мәскәү урамында “кыйммәтле” авария булган.

Социаль челтәрләрдә бу хәлне тәфсилләп язганнар. “Автомойка” хуҗасы, үзенең “Mercedes-Benz” машинасын калдырып, аны тәртипкә китерүне сораган. Әмма салмыш хезмәткәрнең башына, эшкә керешкәнче, анда йөреп кайту уе туган.

Ир-ат, күп уйлап тормастан, хуҗасының кыйммәтле машинасы руленә кереп утырган. Гөнаһ шомлыгына каршы, “Гелик” зур тизлектә урам чатыннан борылганда, әйләнеп капланган. Сәрхушнең үзенә зыян килмәгән. Инде нишләсен, исерек килеш автоинспекторларның килүен көтүдән башка чарасы калмаган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124483/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле