Вадим Захаров: «Күз тиюгә ышанам. Олы кыз чак үлемннән калды..»

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров социаль челтәрендә «Сөйләшергә кирәк» тапшыруыннан өзек куеп «Нигә гаиләңне күрсәтмисең?» дигән сорауга җавап видеода”, дип язган.

Әлеге өзектән аңлашылганча Вадим Захаровның кызына бик каты күз тигән була: “Олы кызга ике яшь булганда хастаханәгә эләктек. Авылга кунакка кайткан идек. Пасхада бит инде балалар өйдән өйгә кереп йомырка җыя. Анда инде «Ииий, балакаем, кем кызы син..» дип каршы алалар. Казанга китәр вакыт җитте — кызның температурасы 40. Берничек төшереп булмый, Лилия (ред. – тапшыруны алып баручы), ышанасыңмы. Үз башыңнан үтмәсә – кеше әйтеп кенә ышанмыйсың да аңа. Казанга барышлый, Аллам сакласын барып җитеп булмас дип Саба хастаханәсенә кердек. Алып калдылар. Төшми температурасы. Бер көн төшми, ике, өч. Табибларга киләм “Нишләп төшми соң бу температура дим, “Белмибез инде” диләр… Безнең күрше авылда курку койдыра торган әби бар иде. Әле балачакта үземнең дә шунда барганым хәтердә – киттем шунда.”Күз тигән” ди. Күз чәчәге бар икән шуннан төнәтмә ясап баланы шуның белән уарга кушып җибәрде. Мин аны табибларга әйтмәдем дә, майонез чиләгенә салып алып барып хатынга тәрәзә аша бирдем. Бер сәгатьтән баланың температурасы төште. Шул галәмәт-гыйбрәтләрдән соң – куркам. Безнең дә алар сау-сәләмәт, тәртип, Аллага шөкер!” ди Вадим.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124518/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле