Бер гаиләдә унбишенче бала дөньяга килгән

Уфада күп балалы ана Людмила Старцеваны бала тудыру йортыннан тантаналы төстә озатканнар. Мәләвездә яшәүче ханым унбишенче сабыен дөньяга китергән.

Сабый вакытыннан алда – йөклелекнең 32нче атнасында ук туган. Уфаның перинаталь үзәге табиблары җитлекмичә туган баланы ныгыту өчен мөмкин булганның барын да эшләгән. Хәзер инде нарасый үзенең күп санлы абый-апалары янына кайтып китәрлек дәрәҗәдә ныгыган.

Балага Артем дигән исем кушканнар. Гаиләдә унбишенче бала ул. Әти-әнисе – Людмила һәм Андрей Старцевларның моңарчы 8 ул һәм 6 кызы булган инде. Зур гаиләдәге өлкән балага 25 яшь тулган.
Гаилә башлыгы Мәләвез шәһәренең иң зур сәнәгать предприятиеләренең берсендә эшли. Старцевлар, күп балалы булуларына карамастан, аларны тиешенчә тәрбияләү бурычын тулысынча үти.

чыганак: https://newsbash.ru/society/39585-v-seme-iz-bshkirii-rodilsja-15-rebenok.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле