Бүген көндез Казанда 14 яшьлек яшүсмерне тимер юлда ток суккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗига Копылов урамы районындагы тимер юлларда килеп чыга.
Урынга янгыннан саклау бүлекчәсенең янгын коткару часте килә.
Ачыкланганча, егет поезд цистернасы өстенә менгән һәм аны ток суккан. Егетнең гәүдәсен җирдә тапканнар.
Шул ук вакытта социаль челтәрләргә видео таралган. Аның авторы көчле шартлау тавышы ишетелде һәм аннан соң резервуар яна башлады, дип раслый
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-14-yaslek-eget-poezd-cisternasyna-menep-tokka-sugylyp-ula-5877347 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday