Кинәт йөрәк туктау куркынычының беренче билгеләрен атап үткәннәр

Алар 24 сәгать кала пәйда булырга мөмкин.

Лос-Анджелестан Киндарон Рейнир дигән табиб йөрәк туктап калу алдыннан нинди билгеләрнең пәйда булуын аңлатып үткән. Аның әйтүенчә, бу билгеләр йөрәк туктарга 24 сәгать кала килеп чыгарга мөмкин, дип язалар “Lancet” журналында.
Йөрәкнең туктап калуы йөрәк ритмы дөрес булмауга, организмдагы электр системасы дөрес эшләмәүгә бәйле. Бу очракта кешегә кичекмәстән тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәгәндә, ул берничә минуттан үлә.
Шулай итеп, Киндарон Рейнир әйтүенчә, йөрәк туктап калырга 24 сәгать кала:
• сулыш кысыла башлый;
• күкрәктә авырта барлыкка килә;
• бик нык тирләтә;
• тәнне көзән җыера.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124578/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле