Ашказаныннан 300 грамм магнит алганнар

Илеш районының Югары Яркәй үзәк район дәваханәсе табиблары 32 яшьлек пациентның гомерен коткарган.

Бу хакта үз социаль челтәрләрендә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язган.

Бер ир кабул итү бүлегенә корсагында көчле авырту белән керә. Ул Интернетта ашказаны җәрәхәтен вакланган неодим магнитлары булган су белән «дарулау» ысулы турында белеп калуын таныган.

Ир шулай дәваланмакчы булган. Әмма магнит суы кирәкле нәтиҗә бирмәгән, ә авыртулар көчәя генә барган.

Рентген тикшерүе вакытында ирнең эчендә чит әйбер табылган, ул ашказанын сузган һәм аны 20 сантиметрга төшергән.

Белгечләр операция ясау турында карар кабул иткән.

Операция 2,5 сәгать дәвам итә, пациенттан 300 грамм магнит кисәкчәләре алына.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-10-07/ashkazanynnan-300-gramm-magnit-algannar-3469892

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле